Табигатьтә алтын көз (6+)

23 сентябрь көнне 17 нче санлы китапханә «Табигатьтә алтын көз» дигән уен программасы уздырды.

Закружилась
IMG_20220923_104728
IMG_20220923_110157 (1)
IMG_20220923_112241 (1)
IMG_20220923_105822

Алып баручы кунакларны сәламләде һәм көзгә кунакка юл тотарга, аның матурлыгына сокланырга, аның яхшы яклары турында белергә тәкъдим итте. «Көзге викторина»да балалар, тапкырлык һәм игътибарлылыкларын күрсәтеп, биремнәрне үтәде. Шуннан соң укучылар «Сүзне сайлап куй» уенында актив катнашты, анда бер сүз белән елның алтын чорын тасвирлап бирергә тиеш булды. Ә «Көзге кәрҗин» уенында яшь китап сөючеләргә тиз һәм пөхтә итеп уңышны җыярга тәкъдим ителде. Балаларга «Көзге яфрак коелу» уены аеруча ошады, алар арткы якларына табышмаклар язылган яфракларны сайлады. Кунакларның шатлыклы, елмаюлы йөзләренә карап, әлеге кызыклы чараның аларга ошавын аңларга мөмкин иде.
Программа азагында балаларга «Көз! Күркәм чор!» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: